Урак көндәлеге белән таныштыруны дәвам итәбез
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. 12 августка 6356 гектарда бөртеклеләр суктырылган (планга карата 39 процент). Аграрийлар арпа, бодай басуларында эшлиләр.
Уртача уңыш бер гектардан 30,4 центнер тәшкил итә.
“Нәүрүз” ширкәте буенча иң күп ашлык суктыручы комбайнчылар – Илдус Гыйльмегаянов, Камил Каиров. Алар суктырган бөртеклеләр бер мең тоннадан артып киткән.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев