Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗедә авыл хезмәтчәннәрен зурладылар (ФОТО)

Бәйрәм кунакларын район башлыгы сәламләде һәм котлады

Әгерҗедә бүген авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур тантана уза.

РДК фойесында авыл хезмәтчәннәре һәм ветераннар өчен күргәзмәләр, фотосессия оештырылган, ә сәхнәдә «Көмеш телле гармун» гармунчылар ансамбле, Удмуртиядән «Айкай» ансамбле һәм танылган баянчы Айдар Салахов катнашында бәйрәм концерты уза. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Фәттахов Рафаэль Мәхмүт улы катнаша.

Бәйрәм кунакларын Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Нургаянов сәламләде һәм котлады.

- Әлеге көн - үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен бирүчеләрне берләштерә торган бәйрәм. Элек-электән алып җирдә эшләүче кешенең хезмәте иң авыр һәм иң кирәкле дип санала. Бүген бу залда илебез иминлеген ныгытуга, табыннарыбыз муллыгын баетуга армый-талмый өлеш кертүче, көнне-төнгә ялгап хезмәт куючы нык ихтыярлы авыл хезмәтчәннәре җыелган. Сезнең алда баш иябез! Авыр, әмма игелекле хезмәтегез өчен ихластан рәхмәт сүзләрен белдереп, барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләләрегездә иминлек һәм яңа хезмәт җиңүләре телим, - диде ул.

ФОТОЛАР СЫЛТАМА АША

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев