Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗедә беренче көзге ярминкә гөрләде

Шәһәр үзәгендә оештырылган ярминкәдә җаның теләгән әйберне алырга була иде

Авыл халкы иртәге сәгать 7дә үк сатып алучыларны кабул итә башлады. Иң беренче шәһәрдәшләр ашлык һәм бәрәңге янына җыелдылар. Арпаны – 9, бодайны 10 сумнан алырга мөмкин иде. Бәрәңгенең дә бәясе канәгатьләнерлек: 20-22 сумнан саттылар. Ит сатучылар янында да чиратлар хасил булды. Сыер итенең килосын 350 сумнан башлап 600 сумга кадәр алырга мөмкин булса, дуңгызныкы 300 сум иде. Кош түшкәләре тәкъдим итүчеләр дә булды. Тере балыклар, гөмбә, яшелчәләр, сөт һәм сөт ризыклары, дару үләннәре, агач-куак, чәчәк үсентеләре, йомырка – ни теләсәң шул бар иде. Балның да бәясе узган елныкы кебек. 3 литрга 1500 сум сорадылар. 

Әгерҗедә узган ярминкәдә ун авыл җирлеге Советы да катнашты. Алар да авыл халкы үстергән һәм җитерштергән продукцияне тәкъдим иттеләр. 

Өлкәннәргә авыр сумкаларын күтәреп кайтырга яшьләр үзәге волонтерлары ярдәм итте. Районыбыз үзешчәннәре артистлары дәртле җырлары белән ярминкәгә килүчеләрнең күңелләрен күтәрделәр. 

Алдагы ярминкә 30 сентябрьдә – Өлкәннәр көне алдынна узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев