Ашлык урынына – акча?
Авыл хуҗалыгы

Ашлык урынына – акча?

Сорау-җавап

“Быел “Нәүрүз” ширкәте пай җирләре өчен ашлык бирмәде. Акча бирәләр икән дип ишеткән идек, анысы да юк әле. Аны кайчан алырбыз икән?” Г.ВӘЛИЕВА.

Әлеге сорауга “Нәүрүз” ширкәте юрисконсульты  Юлия ТИМОФЕЕВА болай дип җавап бирде:

– Быел җәен коры эссе һава торышы саклану сәбәпле, орлык фондын салу һәм үзебезнең терлекчелек тармагын фураж белән тәэмин итү эше авырдан барды. Шуңа күрә пай җирләрен арендалау өчен исәп­хисапны акчалата ясау турында карар кабул ителде. Ул бер гектарга 750 сум исәбеннән январь аенда биреләчәк. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев