Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Булатовлар гаиләсе күп кенә гаиләләргә үрнәк булып тора

Салагыш авылында шәхси хуҗалыкларда 24 сыер бар, шуларның дүртесе - БУЛАТОВларныкы

Салагыш авылында шәхси хуҗалыкларда 24 сыер бар. Шуларның дүртесе - БУЛАТОВларныкы. Алар йортына якынлашканда ук биредә уңган-булган хуҗалар яшәешен аңлап аласың. Абзар түбүләре печән белән шыплап тутырылган. Рулонлы печәннәр дә өеп куелган. Печән чабу, рулонлау җайланмалары да үзләренеке. Көпчәле тракторлары икәү, мотоблок та бар...

Фәрит абый Алабуга институтында укытучы һөнәрен үзләштергәч тә мәктәптә балалар укыта башлый. Сайлаган һөнәренә тугрылык саклап, утыз бишенче уку елын башлаган. Физика, математика, технология фәннәре укыта ул.

Әсфирә апа Дильшат кызы, Актаныш районы, Татар Ямалы авылыннан. Салагышка килен булып төшкәненә - 34 ел. Аңа карап, "терекөмеш кебек тере", диясе килә. Ачык йөзле, киң күңелле, тырыш, җитез, ярдәмчел, уңган, булган хуҗабикә. Мактарлыгы да бар: көн саен дүрт сыерны савып, сөтне эшкәртеп, урнаштырып та баручы җитез ханым ул.

Уллары Фердинант гаиләсе белән Әгерҗедә яши. Тормыш иптәше Айгөл белән бергә гомер итүләренә 10 ел. Кызлары Лия, уллары Рамазанга белем, тәрбия биреп, матур гына гомер итәләр. Кызлары Фирая КФУ да математика, информатика, инглиз телләре укыта, аспирантурада белем ала.

- Булатовлар уллары һәм кызлары мәктәптә укыганда икешәр мең баш кәбестә дә үстерделәр. Хәзер дә күпләп утырталар. Кишер, чөгендер, кәбестә, сарымсак, бәрәңгене авыл халкы бик теләп, сатып ала.

Бүген Булатовлар гаиләсендә кунакта булдым. Хуҗалар иртән торып эшкә ябышканнар. Фәрит абый маллар янында, Әсфирә апа халыкка сөт, сөтөсте, эремчек әзерли иде. Ямурза, Уразай. Салагыш авыл халкына сөт, эремчек, сөтөсте әзерләгән, Әсфирә апа. Күрше авылларда да, аларның килгәннәрен көтеп ала халык.

Хуҗалыкта 5 баш эре мөгезле терлек, шуларның - дүртесе сыер. " Эдельбай" токымлы курдюклы сарыклар - 20. Ике сыерлары бозаулаган, берсе " игезәк" бозаулар китергән.

Авылдашларымның хезмәтләренә, тырышлыкларына сөенеп кайттым. Бу кадәр хезмәткә күпме көч, сабырлык, сәламәтлек , дәрт һәм дәрман кирәк бит.

- Чокыр тулы кәбестә, чөгендер, кишер, - ди Әсфирә апа. Халык та бик теләп сатып ала, сорап кына тора икән. Кишерләре баллы да, эре дә булган аның.

"Агач-җимеше белән, кеше-эше белән" дигән әйтем бар. Чыннан да ,Булатовлар гаиләсе эшләре, хезмәтләре белән, матур һәм данлыклы.

Фәрит абыең уң кулым, бар хуҗалыктагы эшләребезне аның белән эшлибез, башка авылларга да сөт продуктларын илтергә, машина белән барабыз,- ди Әсфирә ханым.

Раилә Тимофеева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев