Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Иске Чекалдада яшәүче Королевлар хуҗалыгында – алты сыер

Ниятләре – мини-ферма төзелеше программасында катнашу

Машка, Чайка, Рыжая, Малютка, Милка, тагын бер Машка... Күп кенә авыл халкы терлек асраудан бизеп барганда искечекалдалылар Сергей–Ирина КОРОЛЕВлар алты сыер асрыйлар. Якын киләчәктә аларның санын киметергә уйламыйлар да. Киресенчә, ниятләре – мини-ферма төзелеше программасында катнашу.

Иске Чекалдада сыер тотучыларны бармак белән дә санап була. Чөнки яшьләр авылда калмый, халык картая. Бу – күп авылларга хас күңелсез күренеш. Ә менә Сергей белән Ирина туган якларына тугры калалар.

– Беркайчан да авылдан китәргә теләмәдек, хәтта андый уебыз да булмады, – дип ассызыклый Ирина.
Ул үзе шәһәр кызы дияргә дә була. Балачагының күп өлеше Ташкентта һәм Бишкекта узган. Бирегә әти-әниләре белән 13 яшендә күченеп кайткан.

– Кайту белән колхоздан сыер сатып алдык. Әни белән икәүләп аны саварга өйрәнгәнебез – әле дә хәтердә. Без аны хәтта ике яклап савып та карадык,– дип көлә Ирина.

Өлгер кыз авыл эшенә – сыер саварга, печән чабарга, мичкә ягарга һәм башкасына бик тиз өйрәнә. Ә Сергейга өйрәнеп тору да кирәкми, авыл малаеның ана сөте белән канына сеңгән ул.

Гаилә коруларының беренче көненнән үк яшьләр күп итеп терлек асрыйлар. Хәзер дә аларның хуҗалыгында йорт хайваннары һәм кошларының күп төре бар: сыер, бозау, сарык, тавык, каз, үрдәкләр. Нәселдән килгән умартачы буларак, Сергей бал кортлары белән дә шөгыльләнә. Аларда алты песи яши, күбесен ташлап калдырганнар. Мөхтәр кушаматлы эт тә хуҗалыкка үзе килеп кергән.

– Песиләргә генә күпме сөт китә! Кайчак бер сыерны сезнең өчен генә тотарга туры килә дип ачуланам да үзләрен. Әмма нишлисең, алар да җан ияләре бит, – дип елмая хуҗабикә.

Бәлки кемгәдер кызык тоелыр. Әмма эт-песиләр яхшы хуҗаларга килә, диләр. Ә Королевларның кешелеклелеге йөзләренә чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев