Югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар хөрмәтләнде
Аларга премияләр тапшырылды
Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев район кырларыннан ашлык суктыручы комбайнчылар белән очрашты һәм соңгы атнада нәтиҗәле эшләгән игенчеләргә район башлыгы Ленар Нургаянов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды һәм премияләр белән бүләкләде.
Урыннар өч төрле категориядәге кыр корабларын иярләүчеләр арасында билгеләнде.
Беренче урында – “Нәүрүз” ширкәтеннән Вячеслав Каиров, “Наҗар” хуҗалыгыннан Айрат Кәримов, Рөстәм Гыймазов.
Икенче урында – “Нәүрүз” ширкәтеннән Илдус Гыйльмегаянов, “Наҗар” хуҗалыгыннан Эльвир Гыймазов.
Өченче урында – “Нәүрүз” ширкәтеннән Илназ Хуҗин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев