Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кадрәктән Михаил Васильев: “Бал кортлары кешегә уңай йогынты ясый»

Бу сүзләрне аның үзенә карата да әйтергә мөмкин: зур стажга ия умартачы 60 яшендә дә физик яктан нык, күңеле белән яшь булып кала

“Бал кортлары кешегә уңай йогынты ясый”, – ди Кадрәктән Михаил ВАСИЛЬЕВ. Бу сүзләрне аның үзенә карата да әйтергә мөмкин: зур стажга ия умартачы 60 яшендә дә физик яктан нык, күңеле белән яшь булып кала.

БЕЗНЕҢ КОРТЛАР ЯХШЫРАК

Аларның ишегалдына аяк басуга ук кортлар гөжләве ишетелә башлый. Күз алдыннан әле бер, әле өч, кайчак өерләре белән бал кортлары очып уза. Җиләк-җимеш агачлары астыннан куркып кына өйгә таба атлыйбыз. Әнә, хуҗа үзе дә күренә. 

–    Исәнмесез! Сезнең бал кортлары усалмы? – дип сорыйбыз. 

–    Юк, үзем кебек яхшы, – дип көлә ул. – Барысы да хуҗаның нинди булуына бәйле. Ул яхшы икән, димәк, бал кортлары да мәрхәмәтле. 

–    Кавказ кортлары усал, әмма балны күбрәк бирә, диләр. Сез андыйларны тотасызмы?

–    Безнең өчен үзебезнекеләр яхшырак. Гомумән, бал кортларына ничек карыйсың, алар да сиңа шундый ук мөнәсәбәттә булалар, – дип раслый Михаил Викторович 40 еллык тәҗрибәсенә таянып. 

ҖИТТЕ, ХӘЗЕР ҮЗЕҢ

1982    елда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач яшь инженер-механик Михаил туган авылы Кадрәккә кайта. 

–    Ул чакта олы абыебыз Станислав умартачылык белән шөгыльләнә иде инде. Мин аңа булыша башладым. Ике еллап вакыт узгач, “булды, җитте, өйрәндең, хәзер үзең эшлә”, диде. Менә шуннан үзебез дә бал кортлары тота башладык,  – дип сөйли Михаил Викторович. 

Әлеге вакытка ул сыйныфташы Александрага өйләнгән була инде. Аның белән мәктәптә үк дуслашып йөргәннәр. Шулай итеп, умартачылыкта ул аның уң кулына әверелә. 

–    Минем әти-әниләр, әби-бабайлар, ерак әби-бабайлар – барысы да кортчылык белән шөгыльләнгәннәр. Шуңа күрә бу эш миңа яхшы таныш иде, – ди Александра Алексеевна. 

Балалары Андрей, Денис, Елена һәм Виктор да әти-әниләренең “яшь умартачы мәктәбе”н узалар. Бергәләп корт күчләренә тозаклар куялар, бал кортларын карыйлар, бал суырталар. Хәзер бу эшкә оныкларын өйрәтәләр. 

–    Ун оныгыбыз бар. Унберенчесен көтәбез! – диләр бәхетле әби белән бабай. 

ИКЕ ТОННА БАЛ

Кадрәк – райондагы иң күп “умарталы” авыл. Монда йорт аралаш кортчы яши. 

–    Күршебез Зоя Искакова бик ярдәм итә. Ә Михаил Петряев һәрчак өлкән остазыбыз булды. Олы яшьтә дә бал картлары тота ул. Һәрчак киңәшләшәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Ә нигә белгәнне үзеңдә тотарга? Бал кортлары – Аллаһ бүләге бит алар, – ди Михаил Викторович. – Нектарны күпләп җыю вакытына күчне яңа бал кортлары белән ныгытасың. Корт анасының үрчемле булуын кайгыртасың. Бал кортларын дәвалап торасың... Яхшы уңыш алу өчен шушыларны һәм тагын бик күп нечкәлекләрне күз уңында тотарга кирәк. Әлбәттә, һава тормышына да бәйле. 

–    Узган ел һава торышы бик яхшы торды. Кояшы да, яңгыры да җитәрлек булды. Без 30 күч тоттык. Бал кортлары нектар җыйган чакта һава самолет очкандагы кебек гүләп торды, – дип сөйли хуҗа. 

. Быелгы коры ел кортчылар өчен бик уңай түгел. “Аллаһ күпме бирә, шул җитә”, диләр Васильевлар. Балдан тыш тормышта башка кызыксынулар да бар бит әле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев