Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мегаферманың алдынгы бозау караучысы Алиса Исламова: Сыер савып үскән кызлар без

Авыл хуҗалыгы рубрикасы

Бимада яшәүче Алиса ИСЛАМОВА мегафермага эшкә бару өчен көн саен диярлек алтмыш чакрым юл уза. Әлеге авылдан биш эшчене иртәнге сәгать 4тә автобус, әнә шулай, Яңавылга алып китә.

Ишле гаиләдә үсә Алиса. Әнисе Лидия колхозның иң алдынгы сыер савучысы була. Әтиләре Георгий башта тимерчелектә хезмәт куя, аннан тегермәнче булып эшли. Бер-бер артлы туган өч кыз – әниләренең, ике малай әтиләренең төп ярдәмчеләре булалар. 

–    Сыер сава башлаганда бик кечкенә идем әле, – ди Алиса. – Әмма яулыкларын чөеп бәйләгән, халат кигән, кулларына чиләк белән чүпрәк тоткан апаларга кызыгып карап торганымны хәтерлим...

Әнә шул кызыгуы, авыл җанлы булуы аны 17 яшендә үк фермага алып килә дә инде. Туган колхозында малларны бетергәнче авыр хезмәттә – сыер савучы вазифасында була ул. Аннан соң башка урыннарда эшләп караса да, ошатмый. Мегафермага урнашкач кына “монысы – күңелемә ятышлы эш“, дип тынычлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев