Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Механизатор Хәмит Гарифуллин МТЗ-1221 тракторында көн саен 8 гектарда эш башкара

– 6 августта басуларны эшкәртергә чыккан идем. Бер айдан артыграк вакыт узды, – ди Хәмит абый

Бу көннәрдә аграрийлар район басуларында туфрак эшкәртүгә зур игътибар бирәләр. Чөнки алар киләсе елга бөртекле культураларны җир куенына иңдерү өчен туфракны көздән эшкәртеп калдырырга кирәклеген яхшы аңлыйлар.

Көчек авылыннан тәҗрибәле фермер Фәнил Шәехов та игенчелек тармагында һәр эшне үзвакытында башкаруны бурыч итеп куя. – Быел уракка төшкәннән соң ук җир сөрүгә чыгуның файдасы зур булды дип уйлыйм. Чөнки вакланган салам туфракка күмелгәннән соң аңа черү өчен вакыт җитәрлек булды. Ә соңрак эшкәртелгән туфракта ул череми калырга да мөмкин, – ди ул.

Фермерның 210 гектардагы басуларында эш төгәлләнү алдында. Әлеге мәйданнарны механизатор Хәмит ГАРИФУЛЛИН МТЗ-1221 тракторында сөрә. Көн саен 8 гектарда эш башкара.

– 6 августта басуларны эшкәртергә чыккан идем. Бер айдан артыграк вакыт узды, – ди Хәмит абый.

Ул тумышы белән Кадыбаш авылыннан. Бик күп малайлар кебек үк кечкенәдән техникага тартылган. Мәктәптә укыганда ук “Таң” колхозының алдынгы комбайнчысы Йосыф Сибатовның ярдәмчесе булып эшләгән вакытлар да әле кичә генә кебек, ди.

– Йосыф абыйны остазым дип горурланып әйтә алам. Шулай булмаса, 10 сыйныфтан соң үзем комбайн иярли башламас идем, – ди Хәмит абый.

Армиядә ике ел хезмәт итүен исәпләмәгәндә, ул гомере буе авыл тормышында кайный. Туган авылында 90нчы еллар урталарына кадәр яшәгәннән соң, тормыш иптәше Рәсилә белән ул туып-үскән Еленовскига күченәләр. Тигез канатта бер кыз үстерәләр.

– Биредә дә хезмәтем техника белән бәйле булды. Трактор иярләдем, – ди.

Әнә шулай, 1980 елда механизатор булып эшли башлаган Хәмит абыйның 43 еллык хезмәт стажы бар. Үзенә киләсе елга 60 яшь тула.

– Беркайчан да эштән зарланмадым. Кыен чаклар да була. Яшь барган саен дәрт тә ташып тормый. Әмма эш булуы үзе бер бәхет бит. Шуңа күрә лаеклы ялга чыкканчы сәламәт булып эшләргә язсын, – дип тели ул.

Кыш көннәрендә авыл хуҗалыгы техникасы ремонтлаганда да аның белән киңәш-табыш итәләр. Чөнки Хәмит абый тракторның бар нечкәлекләрен белә.

– Үзем белгәннәрне оныкларыма да өйрәтәсем килә. Чөнки техника серләренә кечкенәдән өйрәнсәң, ул гомер буена онытылмый, – ди өч оныкның яраткан бабасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев