Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Район хуҗалыкларында чәчү эшләре дәвам итә

Чәчү көндәлеге

26 апрельгә барлыгы 12347 гектарда (52,7 процент) бөртекле культуралар чәчелгән. 

“Нәүрүз“ ширкәтендә – 3981 (62 процент), Әгерҗе ит комбинатының “Тугызбуй“ агрофирмасында 2422 (64 процент), фермерлык хуҗалыкларында һәм шәхси эшмәкәрләрдә 5299 гектарда эш төгәлләнгән. 

“Наҗар“ хуҗалыгында 515 гектарда бөртекле культуралар җир куенына иңдерелгән. Үтәлеш – 100 процент. Кайбер фермерлык хуҗалыклары да чәчүне төгәлләделәр. Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев басуларында да эш 100 процентка үтәлде. Барлыгы 580 гектарда чәчү эшләре башкарылды. Чәршәмбе көн район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, фермерның басуларында булып, авыр һәм җаваплы эшне кыска срокларда башкарган авыл хезмәтчәннәренә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев