Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда техниканың һәм тагылма агрегатларның кышка сакланышка куелуын тикшерделәр

Яңа ел башыннан трактор һәм башка төр техниканы төзекләндерүгә керешү – төп таләпләрнең берсе

Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар алдына елның-елында декабрь ахырына  кадәр тагылма агрегатларны ремонтлап бетерү бурычы куела. Ә яңа ел башыннан трактор һәм башка төр техниканы төзекләндерүгә керешү – төп таләпләрнең берсе.  

Авыл хезмәтчәннәре әлеге күрсәтмәләрне бик яхшы беләләр. Шуңа күрә көзге эшләр тәмамлануга ук ремонт эшләренә керешәләр. Әнә, “Нәүрүз“ ширкәте осталары якын көннәрдә тырма ремонтын төгәлләргә җыеналар. Әйдәп баручы инженер Равил Гыймранов кулы астында эшләүче ир-егетләр Раушат Касыймов,

Ирек Закиров, Мөнәвир Сибгатов, Раушат Вәлиев 300дән артык тырманы санаулы көннәр эчендә ремонтлаганнар. 

–    Әлбәттә, әле эш бетмәде. Тешләрне запас белән дә ясап куябыз. Басуда эшләгәндә тырма тешләре сирәкләнсә, шунда ук алыштырырга әзер булып тора, – ди Равил Гыймранов. 

Механизаторлар Рамис Саттаров һәм Вил Вәлиевка бу чорда һөнәрләрен үзгәртергә туры килгән. Алар тимерче ролен башкаралар. Мичтә тырма тешләрен кыздыралар һәм чүкеп тиешле формага китерәләр.   

Быел “Нәүрүз“дә тагылма агрегатларны декабрь ахырына кадәр тулысынча ремонтларга һәм җыеп куярга планлаштыралар. Мәсәлән, АГС-22 җир эшкәртү агрегатына әзер тырмаларны шунда ук тагып та баралар. 

–    Яз – кылны кырыкка ярырдай чак. Шуңа күрә төзекләндерелгәннәрен алдан әзерләп куйсак, җиңелрәк булачак, – ди ширкәтнең баш инженеры Илнур Абдуллин. 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Илнар Габбасов, райондагы авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм белгечләреннән торган комиссия “Нәүрүз“дәге техниканың һәм тагылма агрегатларның кышкы сакланышка куелуын тикшергәндә дә, ремонт эшләренең барышы белән танышканда да ширкәттә эшнең яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр. 

–    Иң мөһиме, эшче кулларга кытлык юк, – диде Илнар Габбасов. 

Запас частьларга килгәндә, алар акрынлап кайта башлаган. Хәзерге вакытта үзебездә ясалган чәчкечләрне дә ремонтлау бара. Кайбер төр тракторларны һәм ике чит ил комбайнын да төзекләндерә башлаганнар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев