Салагыш фермерлары туган авыллары кырларында арпа, бодай чәчүне төгәлләделәр
Бүген көнбагыш басуларында да эш башланган
Салагыштан бертуган фермерлар Марат–Мансур Мөхәммәдиевлар ел саен районда иң беренче булып чәчүне башлыйлар. Бу быел да искәрмә булмады. Тракторлар иң беренчеләрдән булып Салагыш кырларына чыктылар.
Әлеге басуларда 100 гектар арпа, 60 гектар бодай чәчелергә тиеш булса, 4 майга әлеге бөртекле культураларны җир куенына иңдерүне төгәлләгәннәр.
Бүген көнбагыш басуларында да эш башланган. Ул биредә 225 гектар тәшкил итәчәк. Ике техника әлеге культураны чәчр өчен туфрак әзерли.
Фермерлар Исәнбай басуларында да зур күләмдә – 2250 гектарда чәчү эшләре башкарачаклар. 1500 гектарда рапс, 500 гектарда көнбагыш, калган гектарда бөртекле культуралар чәчү планлаштырыла. Биредә тырмалауда өч агрегат эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев