Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сарсак-Омгада сөтчелек комплексы төзеләчәк

“Сәетов Илнур“ фермерлык хуҗалыгы Сарсак-Омгада терлекчелекне үстерү юнәлешендә зур эшләр алып бара

Районга инвестор булып “Ак Барс“ агрофирмасы килеп, күп колхозлар аның канаты астына кергәч тә, “Сарсак-Омга“ аерым хуҗалык булып яшәде. Шуңа күрә биредә терлекчелек фермалары да, машина-трактор паркы да, ындыр табаклары да сакланып калдылар. 

Әмма үзгәреш җилләре әлеге хуҗалыкка да кагылды. Берничә ел элек “Сарсак-Омга“ның терлекчелек фермаларын Ижаудан Марат Хәсәнов сатып алган булса, узган ел ул  эшчәнлеген туктатты. Шуңа карамастан терлекләр саны да бетерелмәде, халык та эшсез калмады. Көчек авылында туып-үскән якташыбыз Илнур Сәетов, терлекләре белән бергә фермаларны сатып алып, хуҗалыкка яңа сулыш өрде. 

Яңа фермер беренче көннән үк җиң сызганып эшкә кереште. Идарәче итеп Көчектән авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык хезмәт стажы булган тәҗрибәле, оештыру сәләте көчле Ирек Сабирҗанов билгеләнде.

–    Безнең алга иң беренче сөт күләмен арттыру бурычы куелды. Моның өчен терлек азыгы рационын алыштыру, сыерларның баш санын арттыру көнүзәк мәсьәлә иде, – ди идарәче. 

Шулай эшлиләр дә! Мал азыгын рацион нигезендә төзиләр. Аны макро һәм микроэлементларга баеталар. Терлекләргә бирелә торган моноазык составында салам, силос, сенаж, көнбагыш түбе, кукуруз, комбиазык, су һәм башка файдалы матдәләр бар. Эш тәртибе компьютерлаштырылган, ул таблода күренеп тора. Азык граммына кадәр төгәллек белән ясала. Катнашмалар, тиешле дәрәҗәдә болгатылып, монокорм буларак терлекләргә таратыла. Азык рационы, малларның төркемнәренә карап, аерым төзелә. Мәсәлән, савым сыерга тәүлеккә 25 кило азык бирелә. Ул ике тапкыр кертелә.  

ТУЛЫРАК ИТЕП ГАЗЕТАБЫЗДАН УКЫГЫЗ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев