Сарсак-Омгадан Сергей–Галина Николаевлар узган Яңа ел бәйрәмендә лотереяга үгез бозау оталар
Авыл хуҗалыгы

Сарсак-Омгадан Сергей–Галина Николаевлар узган Яңа ел бәйрәмендә лотереяга үгез бозау оталар

Бик зур сөенеч булды

“Сарсак-Омга” хуҗалыгы җитәкчесе Разиф Харисов Яңа ел бәйрәмендә лотерея уены өчен ел саен ике үгез бозау бирә. Аның беренчесен яшьләр бал-маскарадында уйнаталар, икенчесен – өлкәннәр өчен оештырылучы искечә Яңа елда.

Узган ел бал-маскарадта бозау Сергей–Галина Николаевларга чыккан. 

–    Әлбәттә, бу безнең өчен бик зур сөенеч булды. Дөрес, элек тә лотереяга әйберләр чыкканы бар иде. Әмма күп чакта вак-төяк эләкте. Мондый зур бүләкне беренче тапкыр оттык, – ди Галина.  

Үгез елы башланыр алдыннан нәкъ менә әлеге тере “Яңа ел бүләге”нең хәлен белергә дип без Сарсак-Омгага барып кайттык.    

–    Галина әлеге лотереяны оныгыбызга дип атап алган иде. Димәк, бу – аңа елмайган уңыш, – ди Сергей. 

Әнә шулай, үз бозаулары белән рәттән абзарларында лотереяга отканы урын алган.

Сергей Сарсак-Омгада туып-үскән, Галина – Әлнәш районыннан. Алар әти-әниләре белән бергә яшиләр. Зур яңа йорт төзеп кергәннәр. Күптән түгел уллары Владислав армия сафларыннан кайткан. Кызлары Анастасия Ижауда үз гаиләсе белән яши. Ә лотерея билеты аның улы Тимофейга дип атап алынган булган. Тимошага әле ике генә яшь. Ул – әби-бабасы янында еш кунак. Кайткан саен зурлар белән бергә каз-үрдәкләр, бозаулар янында кайнашырга ярата. Шунда песи балалары белән дә уйнап ала. Яраткан эте Бимка да аны сагынып көтеп ала. 

–    Тимофей хуҗалык буйлап йөрергә ярата. Бозаулар кечкенә чакта аларны сыйпарга дип абзарга да еш керә иде. Хәзер бозаулар инде үсте. Аны янына җибәрмиләр, – ди бабасы. 

Чыннан да, бозаулар үскән. Яңа елда откан бозау да чын үгезгә әйләнгән. Бу эш сөючән гаиләгә алга таба да көтелмәгән җирдән шундый уңышлар насыйп булсын иде. 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев