Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Тагын карантин: Татарстанның бер районында котыру авыруы ачыкланган

Республикада соңгы тапкыр котыру авыруы 2022 елда сукбай песидә теркәлгән булган

Әлмәт районында карантин игълан ителгән. Кичүчат авылы фермасында бер сыерда котыру авыруы ачыкланган булган. Авыру малны юк иткәннәр, ә хуҗалыктагы калган терлекләргә вакцинация ясаганнар. 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, шул һәм аңа якын булган территориядә карантин кертелгән. Ул котыру авыруы йоктырган дип шикләнелгән соңгы хайванны чалганнан соң 60 көн дәвам итәчәк.  

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе белгечләре аңлатуынча, карантин кертелгән территориядә хайваннарны дәвалау, ит сату, итне һәм эшкәртелмәгән тирене алып чыгу, сәламәт сыерларның сөтен кайнатмыйча эчү, авыру терлекләрне чалу, кыргый хайваннарны тоту тыела. 

Котыру авыруы үзәк нерв системасын нык зарарлый. Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда әлеге авыру күп очракта төлкеләрдән йога.  Котыру авыруының кешеләргә дә күчү ихтималы бар. Ул шуның белән куркыныч та. Авыруны паралич сугарга, көзән җыерырга мөмкин.  Чир хәтта кеше үлеменә дә китерергә мөмкин.  

 

“Чир авыру хайван кешене тешләгән, тырнаган очракта йогарга мөмкин. Шулай ук котырган хайванның селәгәе тән тиресенә, күзгә, авызга, борынга тигән очракта да күчүе бар, – дип аңлата белгечләр”.  


“Теләсә нинди авыру кебек үк, котыру чире дә этаплап бара. Беренче берничә атнада берни дә сизелмәскә мөмкин. Ике атнадан соң җәнлек, хайван тынычсызлана башлый, агрессиясе кузгала, селәгәе ага. Авыру җәнлек тыныч кына бер урынга кереп ятып, үлеп тә китәргә мөмкин».


Исегезгә төшерәбез: терлекләрдә котыру авыруы Татарстанда соңгы тапкыр 2022 елда сукбай песидә теркәлгән иде.    

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев