Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан һәм Алга авылларының бер гасырлык юбилейлары билгеләп үтелде

Татарстан да, Алга да – Кадыбаш авыл Советына караган авыллар

Әлеге авыллар Әгерҗе районындагы иң кыска гомерле авыллар булгандыр, мөгаен. Узган гасырда алар нибары 61 ел яшәп калганнар. Әмма шушы еллар эчендә авыллар гөрләп торган. Егермешәр хуҗалыклы гына булсалар да, һәр өйдә дүрт-биш бала тәгәрәп үскән. Халкы эшчән, тырыш, сәнгатькә гашыйк булган. 

Җәйнең соңгы шимбәсендә ике авыл арасындагы бик матур аланлыкка Татарстан һәм Алга авылларында туып-үскән балалар “Саумы, авылым, саумы, нигезем, сине сагынып кайтып килешем” дип аталган бәйрәмгә истәлек-хатирәләр яңартырга җыелдылар.

САГЫНЫП КАЙТТЫК

Очрашуга килүчеләр арасында “Син бит фәлән абзыйның улы, ә син – фәлән апаның кызы” дип бер-берсе белән кочаклашып, кул бирешеп күрешүләр, хәл-әхвәл белешүләр бик озак дәвам итте. Сагынышканнар авылдашлар! Хәтта күбесе күз яшьләрен дә тыя алмады. Аларның йөзләрендә табигатьнең иң матур урынында – яшел урман эчендә туган авылларын, сап-сары бүрәнәләрдән салынган туып-үскән йортларын, газиз әти-әниләрен, күрше-күлән, авылдашларын юксыну хисләре ачык чагылды. “Безнең хәлне кайтып сыенырга туган нигезе булмаганнар гына яхшы аңлый”, диделәр алар. 

КЛУБ ТА, КИБЕТ ТӘ, ФЕРМА ДА БУЛГАН

Татарстан да, Алга да – Кадыбаш авыл Советына караган авыллар. 1923 елда Касайдан берничә хуҗалык – Татарстанга, Үтәгәннән Алгага килеп нигез салганнар, диләр. Урманнарына кызыгып хәтта Актаныштан ук килеп төпләнүчеләр булган. Мәсәлән, Кадыбаштан Әлфия апа Закированың әтисе Әһлиулла әнә шул яклардан булган.

– Әтинең тегүче дигән даны таралган иде. 1938 еллар тирәсендә Исәнбайда тегү остаханәсе ачылгач аны шул авылга дәшкәннәр. Йомыш белән Татарстан кешеләре дә мөрәҗәгать итәләр һәм аны үз авылларына яшәргә чакыралар. Актаныш якларында урманнар бик сирәк булган. Өйләрен дә мичкә тирес ягып җылытканнар. Монда мичкә утын ягарбыз дип кызыгып, әти, гаиләсен алып, 1941 елда Татарстанга күченгән. Ул вакытта авылда 20 хуҗалык була. Ә табигате... Авыл урман эчендә, чишмә-сулары, хәтфә кебек үләннәре, – дип сөйли Әлфия апа.

– Берәр урамлы гына авыллар иде алар, – дип искә ала Ижаудан кайткан Хәмит абый Камалов. – Безнең Алга авылында куян фермасы булганын хәтерлим. Башлангыч мәктәптә белем алдык. Кибет-ларек бар иде. Соңрак Татарстанда кибет ачтылар. Ә Алгада клуб бар иде. Кино күрсәткән көнне ике авылдан да халык җыела, клуб шыгрым тулы була иде.

Хәмит абый очрашуга бертуганнары Рәфис, Рәҗәп, Роза, Әлфия һәм аларның гаиләләре белән килгән. Алар, һәр мизгелне истәлеккә калдырырга тырышып, фото-видеоларга төшерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев