Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда атчылык тармагын үстерү буенча программа әзерләнә

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кайбыч һәм Буа районнары активы белән очрашуда атчылыкны үстерү өчен яңа программа әзерләнүен белдерде.

 

«Республика Рәисе шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бу юнәлешнең үсеш алмавына игътибар итте», – дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында.

 

Республика җитәкчесе фикеренчә, бу өлкә авыл хуҗалыгы өчен генә түгел, ә мәдәни традицияләрне үстерү мәсьәләсендә тәрбия процессы өчен дә мөһим.
 
Атчылык тармагына ярдәм итү вариантларын әзерләүне ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына йөкләде.
 
Атчылыкны үстерү буенча төбәк проекты эшләнү стадиясендә. Яңа программа буенча Татарстаннан читтә бияләр сатып алуга һәм атлар абзары төзүгә финанс ярдәме күрсәтеләчәк, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Республикада, атчылыкны үстерү өчен, хәзер дә ярдәм чаралары бар. Аерым алганда, нәселле атлар һәм җитештерүче айгырларның орлыклары, татар токымлы атлар сатып алуга һәм аларны тотуга субсидияләр каралган. Нәкъ менә әлеге ярдәм чаралары ярдәмендә татар атлары арткан. 2020 елда 646 баш булса, хәзер – 954 баш.
  
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, Татарстанда төрле токымдагы 30 меңнән артык ат исәпләнә, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында – 8,9 мең баш, шәхси хуҗалыкларда – 13 мең һәм фермер хуҗалыкларында – 8,8 мең.

Иң күп ат Саба районында – 2,6 меңнән артык, Буа районында – 1,6 меңнән артык һәм Балтач районында – 1,6 мең башка якын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев