Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның бер районында эре терлек арасында бруцеллез авыруы таралган

Баш ветеринария идарәсе ветеринария - озату документларыннан башка терлек сатып алмаска өнди

Шуның белән бәйле рәвештә 1200 баш терлек юк ителәчәк.

Бруцеллез таралуның төп сәбәбе – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекциясе белән килештермичә һәм ветеринария документларыннан башка терлек кертү.

Эпизоотиягә каршы язгы чаралар уздырганда Балык Бистәсенең Олы Елга авылында Р.Бариев фермер хуҗалыгында бруцеллез табылган. Хуҗалыкта 604 баш терлек исәпләнә, дип ачыклык керттеләр безгә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат үзәгеннән.

Тикшеренүләр шулай ук Сабакай авылының «Кама Агро» җәмгыятендә дә үткәрелгән. Анда да, тикшеренү нәтиҗәләре буенча, бруцеллез ачыкланган. Хуҗалыкта  600 баш терлек бар. Әлеге хуҗалык һәм предприятиенең хуҗасы бер – Р.Бариев. «Кама Агро» оешмасының Бирдебәк бүлекчәсендә хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. 

Бруцеллез таралуның төп сәбәбе – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекциясе белән килештермичә һәм ветеринария документларыннан башка терлек кертү. 

Шуңа бәйле рәвештә, Баш ветеринария идарәсе ветеринария-озату документларыннан башка терлек сатып алмаска чакыра.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев