Тәбәрледән Вәлиевларда – кабак бәйрәме
Авыл хуҗалыгы

Тәбәрледән Вәлиевларда – кабак бәйрәме

Быел кабак булмас дип борчылган идек, диләр хуҗалар

Тәбәрле авылының уңган-булган хуҗалары Вил-Раушания Вәлиевларда ял көннәрендә традицион Кабак бәйрәме узган.

  • Быел кабак булмас инде дип борчылган идек. Чөнки беренче тапкыр утырткач юньләп чыкмады. Аннан суыклар китте. Яңадан утыртып йөрергә туры килде. Тырышлыгыбыз бушка китмәде: быел да мул уңыш җыйдык кабактан, диләр Вәлиевлар.   

Елдагыча, алар кабак белән малларын сыйлаячаклар. Ә терлек авыл уңганнары абзарында җитәрлек. Кош-кортны да күпләп асрыйлар.

  • Кабакны маллар бик яратып ашый. Аны ашаган терлекнең ите бик тәмле була, – ди хуҗабикә.    

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев