Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тирсә җирлеген зур үзгәрешләр көтә

Быел республика программасы буенча 38 бала тәрбияләнүче бакчада 30 миллион сумга төзекләндерү эшләре башкару планлаштырыла

Районда иң зур җирлек булган Тирсә авылында узган халык җыенында җитәкчеләр быел биредә зур үзгәрешләр булачагын хәбәр иттеләр. 

“МИЛӘҮШӘ”ДӘ – КАПИТАЛЬ ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

1977 елда сафка баскан Тирсә “Миләүшә” балалар бакчасы бинасына моңа кадәр бер тапкыр да капиталь ремонт уздырылмаган булган. Быел республика программасы буенча 38 бала тәрбияләнүче бакчада 30 миллион сумга төзекләндерү эшләре башкару планлаштырыла. Марсель Ситдыйков җитәкчелегендәге төзүчеләр бу көннәрдә түбә ябу эшен башкаралар. Балалар бакчасы бинасының эчке ягында барлык инженер челтәрләрен, ишек-тәрәзәләрне алыштыру, тышкы ягын да заманчалаштырып эшләү күздә тотыла. 

СПОРТ КОМПЛЕКСЫ “ИШЕКЛӘРЕ” АЧЫЛА

Быел тирсәлеләрне шатлыклы яңалык та көтә. Берничә ел элек ишегенә йозак эленгән спорт комплексы, ниһаять, ачылачак. Аның эчке ягына капиталь ремонт уздырылачак.

–    Мондый биналар буш торырга тиеш түгел. Без спорт комплексының гөрләп торган чакларын бик яхшы хәтерлибез. Биредә көчле чаңгычылар, көрәшчеләр, кул көрәше осталары тәрбияләнде. Төзекләндерү эшләре башкарылгач, элекке традицияләрне яңартуны да бурыч итеп куябыз, – диде Ленар Фәрид улы.

ИШЕГАЛЛАРЫ ИКЕНЧЕ ТӨСМЕР АЛЫР

Тирсәдә 13 күпкатлы йорт бар. “Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә Үзәк урамдагы, 167 һәм Советская, 1 йортларын берләштергән ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарылган иде. Быел ремонт программасына кертелгән сигез ишегалдының өчесе – Тирсәдә. Болар – Советская урамындагы 11, 13нче, шушы ук урамдагы 8нче, Вокзальная урамындагы 1, 2, 3, 4, 5, 6нчы йортлар ишегаллары. 

СУ ПРОБЛЕМАСЫ ДА УҢАЙ ХӘЛ ИТЕЛЕР

Авыл җирлеге башлыгы Илнар Гыйззәтуллин үз чыгышында Вокзальная урамында су челтәрләрендә бик еш өзеклекләр килеп чыгу сәбәпле, 2,3 чакрым озынлыкта суүткәргечне алыштыру һәм ике скважина бораулау көн кадагындагы бурыч икәнлеген дә җиткерде. Ленар Фәрит улы әлеге мәсьәләне быел хәл итәчәкбез дип ышандырды. 

Ул шулай ук Үзәк урам юлы төзекләндереләчәген дә әйтте. Биредә 700 метр юлга асфальт түшәләчәк.   

ЯРДӘМЧЕЛ ХАЛЫК ЯШИ

Украинадагы махсус хәрби операциядә Тирсә авыл җирлегеннән 16 ир-егет катнаша. Аларга авыл халкы һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Бу көнне дә күргәзмәдә якташларга дип әзерләнгән кирәк-яраклар урын алган иде. Олы йөрәкле Тирсә җирлеге халкына җитәкчеләр олы рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Белешмә:
Тирсә авыл җирлегенә Тирсә, Наҗар, Мордывый, Тоба, Чишмә авыллары керә.
Барлыгы 1765 кеше яши. Шуларның 629ы – пенсонерлар, 827се – эш яшендәгеләр, 309ы 18 яшькә кадәргеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев