Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Тугызбуй“да ашлыкны махсус капчыкларда саклыйлар

Бу технологияне республикада әлегә берничә хуҗалыкта гына кулланалар

“Әгерҗе ит комбинаты“ның “Тугызбуй“ агрофирмасында бөртекле культураларны кышкы сакланышка куюның яңа технологиясен тормышка ашыралар. Ул – ашлыкны полиэтилен җиңсәләрдә саклау ысулы. 

Бу технологияне республикада әлегә берничә хуҗалыкта гына кулланалар. Ә безнең районда “Тугызбуй“ – беренче “карлыгач“.  

Аның үзенчәлеге нәрсәдә соң? Ашлык тутырыла торган әлеге җиңсә (рукава) – өч катлы полимердан торучы, 60 метр озынлыктагы, эченә 200 тоннага кадәр ашлык сыя торган зур капчык ул. 

–    Бөртеклеләрне саклау өчен әлеге ысулны отышлы дип саныйбыз, – ди “Тугызбуй“ агрофирмасы идарәчесе Фәнис Йосыпов. – Чөнки ашлык складлары иске. Төзекләндерелгәннәренә орлыкка дигән ашлыкны урнаштырырга тырышабыз. Бөртеклеләрне җиңсәләргә тутыра башлаганчы, иң беренче урын сайлау мөһим. Ул эре маллар йөрми торган, бүленеп алынган, тигез өслекле җир булырга тиеш. Ашлыкны капчыкларга тутыру һәм кире бушатуда махсус техника ярдәмгә килә.

Агрофирмада эшләүче бер төркем ир-егетләр яңа технологияне өйрәнеп тә өлгергәннәр инде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев