Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды

14 мең чакрымнан артык юл үтәргә туры киләчәк

Татарстан Республикасының табигый ресурслар буенча дәүләт комитеты 15 гыйнвардан хайваннарны кышкы исәпкә алу башлануы турында хәбәр итә. Бу хакта Шәһри Казан яза.

Бу ел саен 19 төр кыргый хайваннарны дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә торган чара.

Хайваннарны исәпкә алуда Татарстан табигый ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, аучылык хуҗалыклары, егерьләр, җәмәгать инспекторлары һәм аучылар катнаша. Быел аларга 14 мең чакрымнан артык юл үтәргә туры киләчәк.

Хисап өч методика буенча үткәрелә: кышкы маршрут хисабы, Прогон ысулы һәм Туплану урыннарында исәпкә алу. Бу аучылык җирләре территориясендә хайваннар саны турында ышанычлы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.

Исәп-хисап эшләре 15 мартта тәмамланачак. Алынган мәгълүматлар кыргый хайваннарның торышын бәяләргә һәм кирәк булганда республика фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев