Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Әгерҗе районы Күләгәш авылында балалар өчен яңа уен мәйданчыгы урнаштырылды

Бу эш үзара салым программасы кысаларында җирле халык көче белән башкарылды

Ул үзара салым программасы кысаларында җирле халыкның актив катнашы ярдәмендә төзелгән. Бу хакта район башлыгы Ленар Нургаянов үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

 

«Авыл халкы инициативасы, район хакимияте һәм авыл җирлеге ярдәме белән, балаларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән мөһим проектны тормышка ашыра алдык», - дип шатлана авыл халкы. 

 


Күләгәш авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев билгеләп үткәнчә, халык киләчәктә дә, юлларны, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауны, спорт һәм уен мәйданчыкларын урнаштыруны да кертеп, көнүзәк төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү өчен, үзара салым программасында катнашырга ниятли.

Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев