Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Әгерҗе районының хөрмәтле кешеләре Кырынды авылында булдылар

Кунаклар авыл китапханәсе һәм музей эшчәнлеге белән таныштылар

Биредә район үсешенә зур өлеш керткән талантлы һәм хөрмәтле кешеләр кунак булды, дип хәбәр итә “Кырынды авыл китапханәсе”. 

- Александр Аркадьевич Лапшин – “РЖД” оешмасының мактаулы  хезмәткәре, УР ның атказанган транспорт хезмәткәре һәм Әгерҗе районы Иҗтимагый Советы рәисе. 

- Ромель Зөфәр улы Маннапов - туган ягын өйрәнүче, Әгерҗе районы тарихы турында күп санлы китаплар авторы. 

- Александр Халилович Еникеев - Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча иҗтимагый совет комиссиясенең даими рәисе. 

Кырынды авыл җирлеге башлыгы Рәмис Мәүликаев һәм авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Фәридә Артемьева кунаклар өчен авыл буйлап кызыклы экскурсия оештырдылар, аның тарихы һәм истәлекле урыннары турында сөйләделәр. 

Кунаклар авыл китапханәсендә һәм музейда булып, аларның эшчәнлеге белән таныштылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев