Әлнәш районы делегациясе – Кичкетаң җирлегендә
Алар Барҗы-Умга, Кичкетаң, Барҗы-Пельга авылларында булдылар
Бүген Әлнәш районының Ляли авылыннан хатын-кызлар, ветераннар советлары рәисләре, Мәдәният йорты хезмәткәрләре, волотерлардан торган делегация тормыш-яшәеш, волонтерлык эшчәнлеге белән танышу өчен Кичкетаң авыл җирлегенә килде.
Кунакларны “Кичке Таң” заказнигы җитәкчесе Руслан Мәннапов, белгеч Әлфия Нуриманова, район иҗтимагый советы әгъзасы Ромель Мәннапов, ветераннар советы рәисе Рамилә Хикмәтуллина, Барҗы-Пельга клубы мөдире Минзилә Мәннапова удмурт, татар милли киемнәреннән милли ризыклар – чәкчәк һәм перепечилар белән каршы алдылар.
Авыл җирлеге һәм “Кичке Таң” заказнигы белән таныштырганнан соң, кунаклар Барҗы-Умгага юл тоттылар. Клубта махсус хәрби операция зонасындагы якташларга ярдәм итүче волонтерлар белән очраштылар. Барҗы-Умга волонтерлары маскировка челтәре үрү буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм Җиңү белән кайтканнар хөрмәтенә куелган обелиск янына чәчәкләр салдылар. Рамилә Хикмәтуллина узган ел әлеге обелискны ясаткан игелекле эшмәкәр Венера Абразцова, әти-бабайларның батырлыгы турында сөйләде һәм кунакларга районыбыз тарихы һәм күренекле якташлар турында язылган “Әгерҗе төбәге” китабын бүләк итте.
Бу көнне Удмуртия делегациясе Барҗы-Умгадагы Салихҗан, Кичкетаңдагы Изгеләр һәм Әүлия чишмәләрендә булдылар, суларыннан авыз иттеләр. Ромель Мәннапов әлеге чишмәләрнең тарихын сөйләде.
“Кичке Таң” заказнигы эшчәнлеге дә кунакларда зур кызыксыну уятты.
Соңыннан Барҗы-Пельга клубында кунакларны милләттәшләре җыр-биюләр белән каршы алдылар. Әлеге авылның үткәнен, бүгенгесен сөйләделәр. Очрашу удмурт, татар ризыкларыннан әзерләнгән мул табын артында чәй эчү белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев