Аның чираттагысы Шаршады җирлегендә үтте
Авыл җирлеге башлыгы Сергей Залетов алты айлык эшчәнлекләренә йомгак ясады.
Җирлеккә керүче Шаршады һәм Сәхрә авылларында 186 хуҗалыкта 350 кеше гомер кичерә. 7 күпбалалы гаилә бар. Аларда 22 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.
Җирлектән дүрт ир-егет махсус хәрби операция зонасында ил иминлеген саклый.
Барлыгы 32 баш мөгезле эре терлек бар. Маллар саны арту күзәтелсә дә, сыерлар саны ике башка кимегән.
2026 елда үзара салым акчасын 500әр сумнан җыйганнар. Хөкүмәт һәр бер сумга дүрт сум өстәгәннән соң барлыгы 525 мең сум акча тупланган. Аларны урам утларын яктырту, су системасындагы эшләрне башкару, янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын тәэмин итү, авыл эчендәге юлларны кардан чистарту һәм башка эшләргә тотачаклар.
Сәхрә авылында «Чиста су» программасы буенча эш дәвам итә.
Авылларда апрель аеннан башлап өмәләр оештырылган. Авыл башлыгы бу эшләрдә халыкның активлыгын билгеләп үтте.
Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев быел Әгерҗе районында алып барыла торган төзелеш, юл салу кебек эшләргә тукталды.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ленар Сабиров шәхси хуҗалыкларны үстерүгә юнәлтелгән программалар турында сөйләде.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев