Авылларда Яңа ел балмаскарадында лотереяда кыйммәтле призлар уйнатылган
Бәхетле бүләк ияләре кемнәр булган?
Авыл Мәдәният йортларында 31 декабрь – Яңа ел балмаскарадында оештырылган лотереяда кыйммәтле, үзенчәлекле призлар уйнатылган. Бәхетле бүләк ияләре кемнәр булган?
ДЕВЯТЕРНЯ
ДЕВЯТЕРНЯда иң зур приз – телевизорны Гали авылында яшәүче Дамир–Зөлфирә Галиннар откан. Узган ел йорт салган бу гаилә әлеге бүләккә бик сөенгән. “Яңа өебезгә – яңа телевизор”, дип олы рәхмәтләрен җиткергәннәр.
БИЕКТАУ
БИЕКТАУда лотереяга бәрән уйнатканнар. Бүләк Розалия Тимуршинага чыккан.
КОДАШ
КОДАШта Лилия Гайнуллина чәйнекле булган.
ТӘБӘРЛЕ
ТӘБӘРЛЕдән Регина Гыймазова әтәч һәм бер капчык ашлык откан.
КЫРЫНДЫ
КЫРЫНДЫда төп призлар – кофемашина һәм салют иясе – Земфира Шарахамуллина.
ШАРШАДЫ
ШАРШАДЫда төп бүләк – 1000 сумлык сертификатка Гыйззәтуллиннар гаиләсе ия булган.
ИСӘНБАЙ
ИСӘНБАЙда төп призлар яшь парларга чыккан. Әтәчне Ранис–Илүзә Хәкимовлар, куянны Илсур–Ильвина Нигъмәтуллиннар откан.
БИМА
БИМАда Владимир Яркеев, Альбина Ишмурзина – берәр центнер ашлык, Роман Бәширов, Владилина Ишимова – берәр рулон печән ияләре.
ПЕЛӘМЕШ
ПЕЛӘМЕШтә Альматовлар гаиләсе әтәчле булган.
ТИРСӘ
ТИРСӘдә узган Яңа ел бәйрә мендә Алек Вәлиев – 5 мең сумлык сертификат иясе.
ҮТӘГӘН
ҮТӘГӘНдә лотереяда уйнатылган тюбингны Ләйлә Муллахмәтова, керү билетына уйнатылган тос терны Раниф Ситдыйков откан.
ЯҢАВЫЛ
ЯҢАВЫЛда төп бүләкләр тортлар булган. Аларны Яңавылдан Динар– Лариса Вәлиевлар, Яңа Бәзәкәдән Гөлфия Камалиева отканнар.
САЛАГЫШ
САЛАГЫШта Вәзилә Булатовага 4 килолы каз чыккан. УРАЗАЙ УРАЗАЙда Әлмир Шияпов әтәч откан.
КАДРӘК
КАДРӘКтә Тимур Медведевка сюрприз тартмасы (андагы сагызлар белән ул тамашачыларны сыйлаган), Алексей Асылбаевка блютуз колонкасы, Альдона Кисловага плед чыккан. КӨЧЕК КӨЧЕКтә Ләйсән Гарифуллина электр чәйнеге откан.
ИЖ-БУБЫЙ
ИЖ-БУБЫЙда Лилия Сәләхова җыелмалы парник иясе булган.
ИЖ-БӘЙКИ
ИЖ-БӘЙКИдә Гүзәлия Хаматовага һәм Зиннур Ильясовка берәр рулон печән чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев