Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Бакчачы Равил Азиятов: Быел уңыш мул булыр

Бакча сезоны җитә

Әле февраль ае гына булса да, урамда кар таулары торса да, күңел язны көтә инде. Бик тиздән урамнардан гөрләвекләр ага башлар. Бакча сезоны да якынлаша. Аны зарыгып көтүчеләр хәзерге вакытта ни белән мәшгуль икән?

Равил АЗИЯТОВ, Салагыш авылы:
– Кояш яктырак карый башласа, күңел бакчага ашкына инде. Яңа сезонга теплицаны әзерләп куйдым, анда күпләп кар тутырдым.
Орлык чәчәр өчен көздән әзерләп куйган туфракны да өйгә кертеп куйдык инде. Эреп, җылына торсын. Туфракны кибеттән дә сатып алдык. Хатыным Гүзәлия чәчү эшләре белән шөгыльләнә дә башлады инде.
Яшермим: безнең үсентеләр бик күп була: борыч, помидор, кыяр, баклажан, ташкабак, кабак. Оныкларыбыз өчен карбыз белән кавын үстерәбез, баллы борчак чәчәбез. Мин үзем помидор һәм кәбестәне аеруча яратам.
Без һәр елны мул уңыш алабыз. Үзегез яхшы нияттә булганга шулай бу, диләр башкалар. Ә мин бар эшне дә ихлас күңелдән башкаргангадыр дип уйлыйм.. Бакчадагы бөтен эшләрне бергәләп башкарабыз. Алай тизрәк тә, күңеллерәк тә. Дөрес, су сибү күбрәк минем өстә. Чөнки ул эш бик җиңелләрдән түгел. Гүзәлиягә дә эш җитәрлек.
Быел кышын кар бик күп яуды. Димәк, уңыш та мул булыр. Башкаларныкы да шулай булсын дигән теләктә калам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев