Девятернядан Хөсәен АРСЛАНОВ – итекләргә олтан салу остасы
Бу эшкә осталык аңа әтисе Габденурдан күчкән
Яшь бара дип кул кушырып ятарга күнекмәгән авыл агайларының берсе ул. 15 еллап инде кыш айларында итеккә олтан салу белән шөгыльләнә.
Бу эшкә осталык әтисеннән күчкән дә инде аңа. Яшьрәк чакта бу шөгыль белән ныклап мавыгырга вакыты җитмәсә дә, лаеклы ялга чыккач ике кулга бер эш дип итекләргә икенче тормыш бүләк итә башлаган ул.
– Болай башланды ул, – ди Хөсәен абый үзе. – Киеп йөри торган итегемнең табаны юкарды. Ташласаң әрәм, ә авылда олтан салучы юк. Шуннан соң үзем тәвәккәлләргә булдым.
Эшенең нәтиҗәсеннән канәгать кала ул.
Останың махсус сумкасында олтан салу өчен кирәкле булган эш кораллары – җеп, сумала, сабын, без, пычак, энә, линейка һәм башкалар урын алган.
Иң беренче җеп әзерли ул. Капрон җепне башта сумала, аннан кер сабыны белән ышкый. Болай эшләгәндә җеп нык та була, йонга да ябышмый, ди. Аннан ямаулык өчен күн, олтан өчен киезләр әзерли.
Әнә шулай тиешле үлчәмдә кирәкле материалны әзерләгәч без белән тишеп тегеп бара.
Эшенә иң беренче булып җәмәгате Фәлгыя апа бәя бирә.
...Сыер савучы булып эшләгән Касай кызы Фәлгыя Девятерняга Хөсәеннең әнисеннән шәл сатып алырга килгәч яшьләр бер-берсен күреп калалар. Өч ай очрашып йөргәннән соң өйләнешәләр. Быел Арслановлар алтын туйларын билгеләп үтәләр.
Икесе дә колхозда хезмәт куялар. Хөсәен машинада да, тракторда да, комбайнда да эшли. Кышын фермада терлекче булып хезмәт куя. Фәлгыя апа 40 ел сыер сава.
Йорт салалар, каралты-кура төзиләр. Көтеп алган уллары Айдар тугач, дөньялары тагын да түгәрәкләнә. Айдар югары уку йортын тәмамлаган, Казанда яши. Әти-әнисе янына еш кайтып, эшләрендә булышып китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев