Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Галимә әби Сәмигуллина: Безгә авырлыкларны күп күрергә туры килде

Аңа быел 95 яшь тула

Ул Тат.Чилчәнең иң өлкән кешесе. Тумышы белән Барҗыдан. 

 

«Безнең буынга авырлыкларны күп күрергә туры килде. Иң авыры сугыш вакытында булды. Сугыш башланганның беренче көнендә үк авылыбыздан 23 ир-¬ат фронтка китте. Без – ун яшьлек кызларга әни¬-апаларыбыз белән бер сафта колхозда бил бөгәргә туры килде. Ачлыкка интегеп яшәгәннәребез һич онытылмый», – дип сөйли. 

 

1954 елда Тат.Чилчә егетенә кияүгә чыга ул. Гомере буе колхозда терлекчелек тармагында эшли. Алдынгы сарык караучы буларак, күп тапкырлар Казанга хөрмәтләү тантаналарына бара. Галимә апа улы Илсур, килене Гөлүзә белән яши.

 “37 ел әниле-¬кызлы кебек гомер кичерәбез”, ди Гөлүзә апа. 

Сәмигуллиннар – авылда иң үрнәк, иң тырыш гаиләләрнең берсе. Илсур абый балачактан бал кортлары белән шөгыльләнә. Соңгы елларда виноград үрчетәләр. Аның безнең як климатына туры килә торган сигез төрле сортын үстерәләр. Мөгезле эре терлек асрыйлар, җәен кош¬корт тоталар. Илсур абыйны авылда олы йөрәкле, һәр проблеманы хәл итәргә омтылучы, бик тә ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итәләр. “Беркайчан юк дигәнен ишетмибез, авылны яшәтү, төзек тоту өчен зур тырышлык куя”, диләр авыл апалары
 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев