Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Яшьлегемә кире кайтсам да руль артына утырыр идем

“Шофер һөнәре зур игътибарлылык һәм җаваплылык сораса да, аның үз рәхәтлекләре бар. Руль артында уйланасың, җырлар тыңлап, тирә-якны күзәтеп чакрымнар арты чакрымнар узасың. Үзең җыр сузган чаклар да була. Янәшәдә беркем юк, әнә шулай, берүзең зу-у-ур бер машинага хуҗа булып барасың да барасың”, – ди Тирсәдәге “Агрохимсервис” җәмгыяте КамАЗ шоферы Нургали ШӘЯХМӘТОВ.

МАШИНАДА ЙӨРЕРГӘ КЫЗЫГЫП ҮСТЕК

Эш сөючән гаиләдә үсә Девятерня малае Нургали. Әтисе Габделхәй колхозда төрле эшләр башкарса, әнисе Вәсимәнең тегүче дигән даны күрше-тирә авылларга да тарала. Өч балаларын да үзләре кебек авыл җанлы итеп тәрбиялиләр Шәяхмәтовлар.

– Ул вакытта авылда машина бер-ике хуҗалыкта гына бар иде. Руль борып карау без – малайларның иң зур хыялы булды. Каникул вакытларында йөк машинасында эшләүче абзыйларның ярдәмчеләре булып эшкә урнашабыз да, күңел булганчы машинада йөрибез. Шул вакытта ук техниканың “телен” аңларга өйрәнә башладык, – ди Нургали абый балалачак елларын искә алып.

Әнисенең энесе Фаяз Нәҗметдинов белән бергә комбайнда эшләгән вакытлары да әле кичә генә кебек. 7-8 сыйныфларда укыган яшүсмер өчен алдынгы җир улы белән бергә гәрәбәдәй алтын бөртекләр суктыру зур дәрәҗә була.

Шуңа күрә мәктәп тәмамлагач та ул, балачак хыялына тугры калып, хәрби комиссариат аркылы шоферлыкка укырга китә. Аннан Германиядә хәрби хезмәт елларын уза. Анда ГАЗ, Урал машиналарын йөртә. 1977 елда туган якларга Ватан алдындагы бурычын лаеклы үтәгән һәм шофер буларак тәҗрибә туплаган чын ир-егет булып кайта.

ТЕХНИКА ТӨЗЕК, ЧИСТА БУЛЫРГА ТИЕШ

Бу вакытта апасы Нурия гаиләсе белән Тирсәдә төпләнгән була. Әти-әнисе киңәше белән Нургали дә, әлеге авылга килеп, “Сельхозтехника” берләшмәсенә эшкә урнаша.

– Ул чакта әлеге берләшмә белән җитәкчелек иткән Марс Хәсәнов, автотранспорт җитәкчесе Рәшит Абдуллин, механик Фоат Хәйруллинны олы хөрмәт белән искә алам. Эшләтә дә, хөрмәтли дә белделәр, – ди Нургали абый.

Яшь шоферга Казаннан авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьлар ташырга туры килә.

– Юлсызлык үзәккә үткән вакытлар иде ул. Барып кайтырга дүрт көн кирәк. Кышкы бураннарда батып юлда төн уздырган чаклар да күп булды, – ди тәҗрибәле шофер.

Ничек кенә булмасын, ул чорны хезмәт елларының иң истә калган вакытлары дип саный. Яшь чак, дәртле чак дип борынгылар белми әйтмәгәннәр шул.

Булачак җәмәгате Резидә белән дә “Сельхозтехника” берләшмәсендә таныша. Резидә ханым күп еллар биредә бухгалтер булып эшли. Аның әти-әнисе дә әлеге берләшмәнең хөрмәтле хезмәткәрләре булалар.

Әнә шулай, еллар арты еллар узып, меңнәрчә чакрым юллар узыла, бер машинаны икенчесе алыштыра. “Сельхозтехника” берләшмәсе ябылгач та, эшсез калдым дип борчылмый Нургали. Кая гына чакырмыйлар аны! Районда гына түгел, хәтта Себер якларына кадәр барып сынала ул. Кайда гына эшләсә дә, нинди генә машинага утырса да, иң беренче чиратта, техниканың төзеклеген, чисталыгын кайгырта.

ЮЛ ЙӨРҮДӘН МӘҢГЕ БИЗМӘМ МИН

Моннан сигез ел элек пенсиягә чыкса да, әле ныклап ял иткәне юк. Соңгы елларда “Агрохимсервис” җәмгыятендә КамАЗ шоферы булып эшли. Басу-кырлардан иген уңышын җыеп алганнан соң, ремонт эшләре башкарган. Хәзер ашлама ташый.

– Гомер көзенә якынлашып барсам да, якташ шагыйрь Ләбиб Айтуганов сүзләре белән әйтсәк, юл йөрүдән мәңге бизмәм мин, ахры. Машинаны кумыйча, юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча чакрым арты чакрымнар узам. Иң рәхәт мизгелләр ул! – ди Нургали абый.

Өйдә аны җәмәгате Резидә ханым көтә. Ял-бәйрәмнәрдә Ижаудан уллары, Әгерҗедән кызлары гаиләләре кайта. Җәен җиләк-гөмбәгә йөрергә яраталар, печән хәзерлиләр.

– Әгәр 18 яшьлек егет булып, алдыгызда һөнәр сайлау торса, кем булыр идегез? – дип сорыйбыз Нургали абыйдан.

– Шофер! Ике дә уйламас идем. Үз-үзенә ышанган, түзем һәм сабыр булган, техниканы биш бармагы кебек белүчеләр генә шофер булып эшли ала. Бу сыйфатлар миндә дә бар. Гомергә бер тапкыр да нигә бу һөнәрне сайладым икән дип үкенгәнем булмады. Чөнки эшемне яраттым. Шуңа әле дә аннан аерыла алмыйм, – ди Нургали Габделхәй улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев