«Язгы кәеф” бәйрәмендә күңел ачтылар
Аш-су остасы Гөлчәчәк Хуҗина тәмле ботка пешерде, хуш исле үлән чәе кайнатты
Нарат авылында клуб булмаса да, төшенкелеккә бирелмиләр, бәйрәмнәрне урамда уздыралар. “Язгы кәеф” бәйрәменә дә халык бердәм булып җыелды.
Иртүк учак ягып казан астылар. Анда аш-су остасы Гөлчәчәк Хуҗина тәмле ботка пешерде, хуш исле үлән чәе кайнатты. Люция Гайсина авылдашларын шашлык белән сыйлады. Уңган-булган ханымнар Әлфия Шәмсетдинова, Гүзәлия Җәләева, Мәрдия Гыйззәтуллина, Рәфисә Салихова тәмледән-тәмле камыр ризыклары пешереп алып чыктылар. Саф һавада мул табын кордылар.
Бәйрәмне авылдашлары Рәфисә Салихова, Нурия Нәбиуллина җыр-биюләре белән бизәделәр. Девятернядан Фәнис–Алия Арслановлар, Люция Гайсина, Гөлнур Сафиуллина һәм аның кызлары Гөлнара, Гөлфия, Гөлия матур җырларын бүләк иттеләр. Фәнис уйнаган көйләргә олысы-кечсе рәхәтләнеп җырлап, биеп күңел ачты.
Чынлап та, бәйрәм һәркемгә язгы кәеф бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев