Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Илнар ШӘЙХЛИСЛАМОВ:“Шәһәрдә дә яшәп карадык, тик авыл үзенә тартып кайтарды”

Нефтьчеләр оешмасында тракторчы да булып эшли, җәен урып-җыю эшләреннән дә читтә калмый ул

Салагыш авылында Шәйхлисламовлар гаиләсендә өч ул, бер кыз олыны – олы, кечене кече итәргә кирәклеген аңлап, туган җанлы, тырыш булып үсәләр. Әтиләре Дөлфәр үзен төрле өлкәдә сынап караса, әниләре Рәисә тәрбияче булып эшли. Илнар да кечкенәдән әтисе янында кайнаша. Тик әти-әниле рәхәт тормышның тәмен озак тоеп яши алмыйлар бертуганнар. Башта әтиләре, берничә елдан соң әниләре дөнья куя.   

Илнарның өч бертуганы туган авыллары Салагышта төпләнеп кала. Илнар да мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда хезмәт куя. Берничә елдан соң дусты киңәше белән нефтьчеләр оешмасына трактор йөртүче булып урнаша. 

Шул елларда язмышы аны сөйгәне Гөлнур белән очраштыра. 

 

«Тормыш иптәшем Гөлнур белән Әгерҗедә дә яшәп карадык. Тик җир тарту көченә ия диюләре хактыр, күрәсең. Шәһәр һавасына күнегә алмыйча, Шаршадыга кайтып төпләндек, – ди Илнар. 

 

Илнар-Гөлнур Шәйхлисламовлар өч ул тәрбияләп үстерәләр. Әтиләренә охшап малайлар да җир эшен үз итәләр. 

Унике ел нефтьчеләр оешмасында тракторчы булып эшләүче Илнар Шәйхлисламовның бүгенге көндә үзенең дә өч тракторы бар. Аларны күз карасыдай саклап, кадерләп кенә тора. Яз җитүгә үз техникасы белән чәчүгә чыкса, җәйге ялында урып-җыю эшләреннән дә читтә калмый. Чөнки күңеле шулай куша. 

Шаршады авыл җирлеге башлыгы Сергей Залетов һәм авыл халкы да бу тырыш гаилә турында бик яхшы фикердә. 

 

«Илнарга әйтеп тә торасы юк, техника белән башкарыла торган эшме, башкасымы, һәр эшкә дә үзе белеп алына. Өмәләргә дә беренчеләрдән булып чыга. Гаиләләре дә башкалар өчен үрнәк булырлык,– ди Сергей Леонидович.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев