Исәнбай мәктәбендә велоузыш узды
Иртән укучыларны дәрескә чакырып «Җиңү көне» җыры яңгыраган
Исәнбай мәктәбендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган атналыкка старт бирелгән.
Иртән укучыларны дәрескә чакырып "Җиңү көне" җыры яңгыраган. Көн дәвамында кыңгырау тавышын алыштырган ул.
Бүген мәктәп коллективы, укучылар, авыл халкы белән берлектә узган велоузыш бик матур бәйрәм буларак үткән.
Әлеге чарада 30дан артык велосипедчы катнашкан. Велоузыш Совет, Хезмәт, Ленин, Яр буе, Мәктәп урамнары буйлап узган. Катнашучылар актив ялдан ләззәтләнеп кенә калмаганнар, илебезне саклаган бабаларыбызның батырлыкларын да искә төшергәннәр, җырлар башкарганнар, шигырьләр сөйләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев