Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Исәнбай волонтерлары хәрбиләргә ярдәм итә: бердәмлек – җиңүгә юл

Исәнбай авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итүдә зур активлык күрсәтә. Авыл халкыннан, читтә яшәүче игелекле авылдашлардан җыелган акчага маскировка челтәрләре үрү өчен барлык кирәк-яраклар сатып алынган.

Бу көннәрдә Исәнбай мәдәният йорты эш остаханәсенә әверелгән. Авылның өлкән яшьтәге хатын-кызлары, яшьләр һәм хәтта укучы балалар да бу игелекле эштән читтә калмыйлар. Алар көн саен мәдәният йортына җыелып, хәрбиләребез өчен маскировка челтәрләре үрәләр.

Бүгенге көндә 3х6 метрлы 4  челтәр тулысынча әзер. Бу челтәрләр тиздән фронт сызыгына җибәреләчәк һәм егетләребезнең тормышын сакларга ярдәм итәчәк.

– Безнең өчен һәр челтәр – бу җиңүгә кечкенә булса да өлеш кертү дигән сүз. Балаларның да бу эштә катнашуы сөендерә, алар патриотик рухта тәрбияләнәләр, — дип билгеләп үтә волонтерлар.

Исәнбай авылында маскировка челтәрләрен үрү буенча эш тукталмый, волонтерлар алга таба да бу юнәлештә хезмәт итәргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев