Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Исәнбайда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын зур әзерлек белән уздырдылар

Бүген авыл уртасындагы Җиңү аллеясында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәл ачылды

Бүген Исәнбайда 9 Май - Җиңү бәйрәменә багышланган күңел кылларын тибрәтерлек бәйрәм узды.

Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Рамил Мөхәммәдиев, авыл җирлегенең элекке башлыгы Фәнил Сираев, ветеран педагог Фәтхия Зарипова тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, авыл халкын һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән котладылар, тыныч көннәр, бәхетле тормыш теләделәр.

Бәйрәм кысаларында тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Исәнбайда 1500ләп тыл ветераны исәпләнә. Сугыш чорында хатын-кызлар трактор да иярләгәннәр, ат җигеп җир сөргәннәр, барысы да җиңү һәм фронт өчен дип эшләгәннәр.

- Мондый һәйкәл иң беренчеләрдән булып Исәнбайда ачылды. Башка авыл җирлекләре дә кушылырлар дип ышанабыз, - диде Илфат Ильяс улы.


Һәйкәлгә чәчәкләр салынды, венок куелды.
Исәнбайдан Бөек Ватан сугышында 350дән артык кеше катнашкан, шуның 91е яу кырында һәлак булган, 120се хәбәрсез югалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев