Иж-Бубыйдан Эльвира Закирова: «Оста гөмбәчеләр булмасак та, бу шөгыльне яратабыз»
«Гөмбә җыюы рәхәт булса да, эшкәртүе җиңел димәс идем», - ди ул
Быелгы җәй муллыгы белән сөендерә. Яшелчәләр дә, җиләк-җимешләр дә ишелеп уңды. Бу көннәрдә гүзәл затлар компот ябалар, кыяр-помидор маринадлыйлар, салатлар ясыйлар. Яшелчә, җиләк-җимешне киптереп тә куялар. Сораштыруыбыз – шул хакта.
Эльвира ЗАКИРОВА, Иж-Бубый авылы:
«Оста гөмбәчеләр булмасак та, бу шөгыльне бик яратабыз. Гадәттә, үзебезнең якларда үсә торган гөмбәләрне җыябыз. Гөреҗдә, майлы, җирән гөмбәләрне маринадлыйм һәм тозлыйм. Ак, әтәч, баллы гөмбәләрне туңдырып куям. Аларны бәрәңге белән кыздырам, гөмбәле пицца да бик тәмле була. Гөмбә җыюы рәхәт булса да, эшкәртүе җиңел димәс идем. Ул күп вакытны ала. Бездә, гадәттә, бу эшне әнием башкара».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев