Кадрәктәге яңа клуб авыл халкына якты мәдәни тормыш бүләк итәчәк
«100 урынга исәпләнгән яңа клубта зур зал, киенү-чишенү бүлмәсе, хезмәткәрләр өчен кабинетлар, санузел да булачак», - дип уртаклаша авыл җирлеге башлыгы Александр Михайлов
Өч атна элек Кадрәктә күпфункцияле үзәк төзи башладылар. Төзүчеләр әлегә аның нигезен генә салсалар да, кадрәклеләр якты планнар коралар инде.
Кадрәклеләргә клуб бик тә кирәк иде. Ниһаять, элеккеге клуб мөдире Вероника Манаеваның Казанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршында чыгыш ясавы, коллектив мөрәҗәгать һәм район җитәкчелеге тырышлыгы нәтиҗәсендә ТР Рәисенең яңа клуб төзелешенә өстәмә акча бүлү турында боерыгы чыкты.
Төзелеш эшләренең төп подрядчигы – Чаллының “Гарантстрой” предприятиесе. Аларның эше турында төзүчеләр белән даими элемтәдә торучы, көн саен төзелеш мәйданчыгына барып йөрүче авыл җирлеге башлыгы Александр Михайлов сөйләде.
“Авыл халкы төзелеш турында хәбәрдар булсын өчен, аның барышын ватсаптагы авыл төркеменә язып барабыз, – ди Александр Алексеевич.
“Бүгенге көнгә фундамент нигезе салынды. Төзүчеләр яхшы эшлиләр. Нигезе кипкәннән соң фундамент блоклары алып киләчәкләр, аннан соң кирпеч белән күтәрә башлаячаклар. Объектны сентябрьгә кадәр төзеп бетерергә кирәк”.
Клубны төзеп бетергәннән соң кадрәклеләр аны авылның мәдәни үзәге итеп билгеләргә хыялланалар. Урыны да бик кулай. Ерак түгел республика программасы кысаларында төзелгән спорт мәйданчыгы урын алган. Янәшәсендә – башлангыч мәктәп-балалар бакчасы бинасы. Каршысындагы урта мәктәп бинасы урынында берәр объект, әйтик, авыл музее төзелеше өчен урын бар. Аның белән рәттән Гражданнар сугышында акгвардиячеләр тарафыннан атып үтерелгән авыл Советының беренче рәисе Имай Миляевка һәйкәл тора.
«Программада катнашып балаларга уен мәйданчыгы да төзергә була», – дип уртаклаша Александр Алексеевич.
100 урынга исәпләнгән яңа клубта зур зал, киенү-чишенү бүлмәсе, хезмәткәрләр өчен кабинетлар, санузел да булачак. Зур кунак бүлмәсе дә урын алачак.
«Тузган бинадан китапханәне дә бирегә күчерергә планлаштырып торабыз», – дип уртаклаша Александр Алексеевич.
Сүз уңаеннан, алар иске клуб бинасын да сүтәргә җыенмыйлар. Яшьләр аны спорт залы итеп җиһазландыруга рөхсәт бирүләрен сорыйлар.
«Берникадәр спорт инвентаре алырга, теннис өстәле, бильярд, тренажерлар куярга мөмкин. Энтузаист Сергей Ишпаев кул сугышы секциясе эшен яңарту турында хыяллана», – дип дәвам итә җитәкче.
Кадрәклеләргә яңа клуб кирәклеген биредәге мәдәни тормышның “кайнап” торуы да раслый. Мисалга, “Кадрек сем” халык ансамбленә төрле яшьтәге авыл халкы йөри. Авыл клубының яшь мөдире Александра Исаева җитәкчелегендә команда эшли. Ару-талу белмәс мәдәният ветераны Мария Артемьева – аның уң кулы. Бакча сезонында да махсус хәрби операция зонасы хәрбиләренә маскировка челтәрләре үрүне дәвам итүче уналты волонтер да – ансамбльгә йөрүчеләр.
«Ниһаять, яңа мәдәният учагы төзелүенә бик шат без. Халыкның уртача яше – 42, яшь гаиләләр, утыздан артык бала булган авыл өчен бу бик зур бүләк булачак», – дип уртаклаша Мария Михайловна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев