Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Кадыбашта спорт мәйданчыгы булачак

Хөкүмәт программаларына өметләнәләр

Кадыбаш, Касай, Яңа Эсләк авылларын берләштерүче Кадыбаш җирлегендә узган җыенда яңгыраган иң зур яңалыкларның берсе 2021 елда биредә республика программасы буенча спорт мәйданчыгы төзеләчәген хәбәр итү булды.

Утыз елдан артык әлеге авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Илфат Рамазанов эшен узган елның сентябреннән Хәлил Закиров дәвам итә. 2020 елда җирлектә башкарылган эшләр буенча аның отчеты тыңланды.

Узган ел Кадыбаштагы Мәдәният йорты каршында үзара салым акчасының бер өлешенә кече яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыгы төзегән булсалар да, «җәй көне яшүсмерләргә спорт белән шөгыльләнү өчен урын булмау проблема иде», ди Хәлил Закиров. Быел бу авылда спорт мәйданчыгы төзелү турындагы хәбәрне авыл халкы алкышлап каршы алды.  

– Мәдәният йортына капиталь төзекләндерү кирәклеге дә – көнүзәк мәсьәлә, – дип дәвам итте ул. 

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Кадыбаш клубының 2023 елда республика программасы буенча капиталь төзекләндереләчәген әйтте.  

Җыен бүләкләүләргә дә бай булды. Күп еллар авыл халкы сәламәтлеге сагында торучы Ләйсән Муллахмәтовага «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесе тапшырылды. Январь аенда олуг юбилейларын билгеләп үткән авылдашлары җирлек башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Мәктәп директоры Фәния Рәшитова балалары уку алдынгылары булган әти-әниләрне хөрмәтләде. Авыл җирлегенең элекке башлыгы Илфат Рамазанов, матур традиция буенча район данын республика олимпиадаларында якларга әзерләнүче укучылар Азалия Салихова, Лиана Габбасова һәм Рушан Закировка уңышлар теләп, премияләр тапшырды.  

Материалны тулысынча газетаның дүртенче санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев