Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Кичкетаңда узган халык җыенында медицинага кагылышлы сораулар күп булды

Халык җитәкчеләргә сораулар бирергә ашыкты

Әгерҗе районы капкасы булган Кичкетаң җирлеге авылларының матурлыгы һәм төзеклеге белән генә түгел, үз эшен башлаган фермерлары, күпләп терлек асраучы хуҗалыклары белән дә үрнәк. 9 февраль көнне монда халык җыены узды.

Халык җитәкчеләргә сораулар бирергә ашыкты. 

–    Гомер-гомергә Кичкетаңда теш табибы эшләде. Узган елдан бирле ул кабинет ябык. Минем инвалид балам бар. Аны Әгерҗегә теш табибына алып барган саен мин машина ялларга мәҗбүр, – диде бер ханым. 

Барҗы-Умгада фельдшер, даруханә пункты булмау, Кичкетаң амбулаториясендә ЭКГ аппараты эшләмәүгә кагылышлы сораулар да яңгырады. 

Район башлыгы Азат Рөстәм улы әлеге мәсьәләләргә ачыклык кертергә вәгъдә бирде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев