“Кичке Таң” заказнигы хезмәткәрләре аккошны Иж елгасына җибәрделәр
Гомумән алганда, заказникка быел 700ләп аккош кайткан
Әлеге аккош-кликун узган елның октябрендә Кече Пурга районы Югары Иж-Бубый авылында яшәүче өлкән яшьтәге бер гаиләнең ишегалдына төшә. Күрәсең, җылы якка очканда ул иптәшләреннән аерылып кала. Әби-белән бабай аны кыш буе абзарларында тәрбиялиләр. Язга чыккач “Кичке Таң” заказнигына хәбәр итәләр.
Заказник директоры Руслан Мәннапов, әлеге гаиләгә барып, табигать сакчыларына олы рәхмәтен җиткереп, аккошны алып кайта. Бу атнада аны заказник хезмәткәрләре, мәктәп укучылары бергәләп Иж елгасына җибәрделәр.
Гомумән алганда, заказникка быел 700ләп аккош кайткан. Бездә әлеге кошларның аккош-кликун һәм аккош-шипун дигән төрләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев