Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл тормышы

Кодаш егете Рөстәм ШАБАЛИН: Авыл – минем бүгенгем һәм киләчәгем

Яшьтәшләре барысы да диярлек шәһәрдә калсалар да, Кодаш егете Рөстәм ШАБАЛИН авыл тормышын сайлыЙ

Яшьтәшләре барысы да диярлек шәһәрдә калсалар да, Кодаш егете Рөстәм ШАБАЛИН авыл тормышын сайлый. “Авыл – минем бүгенгем һәм киләчәгем“, – ди ул елмаеп. 

Яшьләр авызыннан гына түгел, өлкәннәрдән дә “авылда яшәр өчен кызык түгел, эш, хыялларны тормышка ашыру мөмкинлеге юк. Шуңа күрә шәһәрдә яшәү күпкә уңай“, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Әмма яшь кенә булса да, Рөстәм алай уйламый:

– Эш табарга була. Моның өчен теләк кенә кирәк. Көчегәрең ташып торганда өстәмә керем өчен мал асрарга да мөмкин, – ди. Кечкенәдән тракторчы булып эшләүче әтисе Николай янында кайнашырга ярата Рөстәм. Николай Т-150 тракторында эшләгәндә дә, аннан соң “Беларусь“ны иярләгәндә дә тимер аттан “төшми“.

– Трактор кабинасында әти янында утырып басу-кырларны иңләү – малай кеше өчен иң зур бәхет ул. Дөрес, бездән соң үсүче буынның күбесе ул рәхәтлекне белми. Әмма без аны татып калдык. Һәм мин моңа бик сөенәм, – ди Рөстәм.

Кодаш егете 9 сыйныфтан соң газ һәм электр белән ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Әлеге белгечлек тә егет кешегә бик кирәк. Әмма Рөстәм балачактан хыялланган тракторчы һөнәрен сайлый. Биш ел инде ул “Нәүрүз“ ширкәтендә МТЗ82 тракторын иярли.

– Үзем тракторчы булып эшли башлагач, әтинең балачакта өйрәткәннәрен бик еш искә алам. Аның киңәшләре – алтын, – ди ул.

Әтисе белән бер ширкәттә эшләгәч тимер аты сафтан чыкканда әле дә аның ярдәмен тоя. Бу көннәрдә Рөстәм “Нәүрүз“ ширкәте карамагындагы кырларны иңли. Бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарны “БАРС 3000“ сиптергече белән корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртә. Бер эш көнендә 400 гектарга якын мәйданда эш башкара. Аннан соң МТЗ-82 тракторында терлек азыгы хәзерләгәндә печән, салам төяүдә эшли.

Урып-җыю да – аның өчен иң кызу чорларның берсе. Ул вакытта яшь механизатор ындыр табагында ашлык төйи.

 – Әнә шулай бер эш артыннан икенчесе ялганып тора, өлгер генә, – ди Рөстәм.

Авыр эш башкарып кайтучы ирен һәм улын өйдә көн саен тәмле ризыклар пешереп Раушания ханым көтеп ала. Раушания – үзе дә игелекле хезмәттә. Ул Биектауда хат ташучы булып эшли. Ә гаиләдәге төпчек малай Илнар – хуҗалыктагы эшләрне башкаруда төп терәк.

– Бу егеткә эш һәм өй генә булсын икән дип уйлап ялгыша күрмәгез. Машина иярләргә дә, дуслар белән очрашырга да яратам. Яшьлек ике килми бит, шуңа аны күңелле дә, рәхәт тә итеп уздырасы килә, – ди авыл хезмәтчәне. Әмма шәһәргә китү ягында түгел ул. Шау-шулы шәһәр тормышы минеке түгел, – ди авылны яратучы егет. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев