Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Кодаш халкына – зур бүләк

Каты ташлы, төсле яхшы кәгазьдә басылган 368 битле китапта Кодаш авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында бай мәгълүмат тупланган


“Әле берничә көн генә элек, без, авыл тарихы музеена йөрүчеләрнең 5-6 еллык хезмәтенә нәтиҗә буларак,  Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларбыз хөрмәтенә “Батырлар даны мәңгелек” дип аталган истәлек китабы басылып чыкты”, – дип хәбәр итте Кодаш авыл тарихы музее җитәкчесе Гөлнар Сәләхиева.

Каты ташлы, төсле яхшы кәгазьдә басылган 368 битле китап бик күп тарихи документлар, истәлекләр, төрле еллардагы Җиңү бәйрәменнән фотолар белән баетылган. 

 

«Китапта Кодаш авылыннан сугышта катнашкан 194 кеше турында документлар, фотолар, истәлекләр тупланган. Материалларны туплау барлык авылдашлар, читтә яшәүче якташлар, музейга йөрүче активистлар ярдәме белән башкарылды», – ди Гөлнар ханым. 

 


Мондый материаллар авыл җирлегенә керүче алты авыл буенча да бар.

Болар – Иске һәм Яңа Кызылъяр, Кыдырлы, Биектау авыллары һәм Казанский поселогы. 

 


«Иске Кызылъяр авылы турындагы китап та эшләнә башлады. Финанс мөмкинлеге табылып, башкалары да басылып чыгар дип өметләнәбез», – ди музей җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев