Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Кодаштан Римма Исламова: «Бакчабызда җаның теләгән бөтен нәрсә үсә»

«Төп ярдәмчеләрем – кызларым һәм оныкларым», - ди ул

Быелгы җәй муллыгы белән сөендерә. Яшелчәләр дә, җиләк-җимешләр дә ишелеп уңды. Бу көннәрдә гүзәл затлар компот ябалар, кыяр-помидор маринадлыйлар, салатлар ясыйлар. Яшелчә, җиләк-җимешне киптереп тә куялар. Сораштыруыбыз – шул хакта.

Римма ИСЛАМОВА, Кодаш: 

 

«Бакчабызда җаның теләгән бөтен нәрсә үсә: соңгы елларда көньяк җимешләре – кавын белән карбызга кадәр үзебез үстергәнне ашыйбыз. Узган ел карбызларыбыз 9 килога кадәр җитте. Груша, алма, чиянең уңышына сөенеп туялмыйм. Балалар һәм оныклар да үзебез ясаган компотларны яратып эчәләр. Шуңа күрә аларны кура җиләгеннән дә, чиядән дә, викториядән дә, төрле җиләкләрне кушып ассорти итеп тә ясыйбыз. Быел шомырттан да күп итеп компот яптык. Әлбәттә, төп ярдәмчеләрем – кызларым һәм оныкларым. Бергәләп эшләве күңелле дә, рәхәт тә, тиз дә».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев