Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Нарат авылында өлкәннәр һәм балалар өчен онытылмаслык бәйрәм уздырганнар

Бау тартыш, чүлмәк вату, “урындык” биюендә балалар бик актив катнашканнар

Яңа ел алдыннан урамга бик матур итеп чыршы бизәгәннәр. 31 декабрьдә авыл халкы һәм кайткан кунаклар өчен бал-маскарад оештырганнар.

Ә каникул вакытында балалар өчен бик матур бәйрәм уздырганнар. Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызы да килгән. Әлеге рольләрне Гөлчәчәк Хуҗина һәм Рәфисә Салихова бик оста башкарганнар. Яңа елны клуб мөдире Гөлсияр Хаҗиева алып барган.

Бау тартыш, чүлмәк вату, “урындык” биюендә балалар бик актив катнашканнар.

Кыш бабай турындагы табышмаклар әйтешүдә дә тапкырлыкларын күрсәткәннәр. Авыл халкы, эшмәкәр Илшат Шәрипов ярдәме белән балаларга Яңа ел күчтәнәчләре дә әзерләгәннәр.

–    Клубыбыз булмаса да, авылдашыбыз Гөлсияр Хаҗиева авыл халкына, балаларыбызга бәйрәм рухы бүләк итте, – дип олы рәхмәтләрен җиткергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев