Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

«Нәүрүз» ширкәте сыер савучысы Светлана ВАСИЛЬЕВА: Туган авылымнан, аның басу-кырларыннан башка ничек яшим

Һөнәр дигәндә, Светлананы универсал дип атарга да була

Аның эше заводтагы кебек: вахта, конвейер, график. Сыерлар саны да элеккеге кебек егерме генә түгел, ә дүрт кешегә – мең ярым.  
 
Һөнәр дигәндә, Светлананы универсал дип атарга да була. Бухгалтерга укып чыга ул. Туган “Победа” колхозында учетчик булып эшли башлый. Сыер савучы, лаборант, орлыкландыручы да булырга туры килә. Хәзерге вакытта Яңавылдагы заманча мегафермада машина белән саву операторы.  

 

“Светлана беркайчан да сынатмас. Нинди генә хәлдә дә сыерларын саумыйча калдырмас”, – ди мегаферма идарәчесе Константин Дедюхин. 

 

Ә гадәттән тыш хәлләр, чыннан да, булып тора. Әйтик, электр энергиясен сүндерәләр яки вакуум җайланмасы сафтан чыга. Алар соңгы сыер савып беткәнче урыннарында калалар, гәрчә сменалары сәгать 2дә тәмамланса да. 

 

“Сыерларның төрлесе була. Тибә торганнары да бар. Әмма без барысын да савабыз. Савылмаган килеш ничек калдырасың инде?! – ди Светлана.  

 

Авыл кызы балачактан эшкә күнеккән. Мәктәптә дә чаңгы узышларында, волейбол, баскетбол ярышларында катнашып чыныгу алган. 

 

“Безнең җитәкчебез бик яхшы: акыллы, тирән фикер йөртүчән. Хезмәткәрләрнең кадерен белә, йөрәге белән эшкә бәйләнгән, – ди Светлана.

 

Үзе әйтүенчә, аларның сменалары да бердәм. Вахта машинасы сыер савучыларны төрле авыллардан алып китә: Светлананы – Сарсак-Омгадан, Ирина Князеваны – Кырындыдан, Дина Исхакованы – Әремнән, апалы-сеңелле Рано һәм Барно Гусаиноваларны – Яңавылдан. Эш аларны күптәннән дуслаштырган. Алар шатлыкта да, кайгыда да бердәм.  

Бу ханымны язмыш каты сынаулар белән сынавына һич тә ышанасы килми. Ул авылдашы – комбайнчы Виталийга кияүгә чыга. Өч балалары туа. Абзар тутырып мал асрыйлар: ике сыер, үгезләр, дуңгызлар. Яңа йорт төзеп чыгалар. Кызганычка каршы, кырык яшенә дә җитә алмыйча, Виталий инсульттан вафат була.  

Ирен өзелеп сагынуны эш белән баса ул. Клубка ансамбльгә чакыргач та каршы килми. Хәзер аның дүрт оныгы бар инде. Улы Максим үзе белән яши. Артем һәм Ольга гаиләләре белән – Ижауда. 

 

«Алар мине дә шәһәргә чакыралар. Кул-аягым йөргәндә анда бармыйм. Туган авылымнан, аның басу-кырларыннан башка ничек яшим?! – ди туган авылын ихлас яратучы ханым.– Сыерларымнан башка да яши алмыйм...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев