Яңа Бәзәкә җирлегендә юл салу эшләре дәвам итә
Өч чакрым юлга асфальт юл салына
Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә узган җыенда авыл халкы узган ел Яңавылдан Яңа Бәзәкәгә кадәрге арада юлсызлык проблемасын хәл иткәннәре өчен район башлыгы Ленар Нургаяновка олы рәхмәтен җиткерде.
– Яңа Бәзәкә халкы 20 елга якын юлсызлыктан интекте. Хәзер барыбыз да көзге кебек юлдан җилдерәбез. Шундый масштаблы эш алып барылганга бик сөенәбез, – диде Яңавыл имамы Сирин Мөхәммәтдинов.
Узган ел ике авыл арасындагы биш чакрым юлга “Җирле әһәмияттәге гомуми кулланудагы юлларда юл эшләре” республика программасы кысаларында асфальт түшәлде. Быел да бу җирлектә әлеге программа буенча юл төзелеше дәвам итә. Яңавылдан сөтчелек мегафермасына кадәрге өч чакрым юлга асфальт салу эшләре бара. Бу эш, алдагы ике елда да дәвам итеп, яңа юл Яңавыл борылышына кадәр килеп җитәчәк.
Әлеге җирлек чагыштырмача зур булмаса да, биредә яшәүчеләр тырышлыклары белән үрнәк күрсәтәләр. Өйләрнең матурлыгы, хуҗалыкларның төзеклеге дә шул турыда сөйли. Өч фермерлык хуҗалыгы бар. Бу көннәрдә Раушан Хикмәтуллин, Дилүс Ямалиев, Фәнил Насыйров хуҗалыкларында урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында. Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны да, 15кә артып, 166 баш тәшкил итә.
– Өлкән яшьтәге авылдашларның да абзарларын буш тотмыйча мал асраулары мактауга лаек. 65 яшьтән өлкәнрәк кеше яшәүче 11 хуҗалыкта савым сыер бар, – диде авыл җирлеге башлыгы Мәгъсум Салихов.
Үзара салым акчаларына авыл урамнарына вак таш түшәү, баганалардагы лампаларны алыштыру, су белән тәэмин итү системаларын яңарту, рөхсәтсез чүплекләрне юкка чыгару кебек эшләр белән бергә, Яңавыл зиратына бара торган юлдагы күперне, Яңа Бәзәкәдәге коены төзекләндерергә материаллар сатып алынган. Җиңүнең 80 еллыгында Яңа Бәзәкә авылындагы Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларга куелган һәйкәлне яңартканнар.
– Шунысы сөендерә, безнең җирлектә кулланылган су өчен бурычлылар юк, – диде Мәгъсум Салих улы.
Җирлектә халык үз сәламәтлегенә дә битараф түгел. Диспансерлаштыру планы йөз процентка үтәлгән. Авыл башлыгы авылларны төзек, чиста тотуда үз өлешләрен кертүчеләргә, өмәләрдә активлык күрсәтүчеләргә рәхмәтен җиткерде.Ленар Фәрит улы җыенда катнашучыларны районның социаль-икътисади үсеше, башкарыла торган төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре белән таныштырды. Халык Әгерҗедән Яңавылга маршрут автобусы йөрсен иде дигән үтенечен җиткерде. Район җитәкчесе бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барылачагын әйтте.
Белешмә:
Җирлеккә Яңавыл, Яңа Бәзәкә, Варкләд-Аул, Яңа һәм Иске Никольский авыллары керә. Барлыгы 380 кеше теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев