«Өйне гөл-чәчәкләргә күмүчеләр – балаларым», – ди Тансар авылында яшәүче Гөлсимә Гөбәйдуллина
Ул яши торган йорт ерактан ук төзеклеге, матурлыгы белән җәлеп итә
Авылның Подгорная урамында Гөлсимә апа ГОБӘЙДУЛЛИНА яши торган йорт ерактан ук төзеклеге, матурлыгы белән җәлеп итә. Капка төбендәге чәчәкләре дә урамга аерым ямь бирә.
43 ел гомерен фермада терлекче булып эшләүгә багышлаган Гөлсимә апа белән дә үткәннәргә кайтып килдек.
«Бөек Ватан сугышы башлангач әтине хезмәт армиясенә алганда әни минем белән йөкле булып кала. Алты ел шул армиядә хезмәт итә ул. Әнинең: “Сине әтиеңә күрсәтү өчен арбага салып, бик күп чакрымнар үтеп бардым”, дип сөйләгәне – истә», – ди Гөлсимә апа.
Колхозда сыер савучы, бозау караучы булып эшләгән чакларын да хәтерендә саклый ул.
«Ферма мөдире Мөнәвир Нәбиуллин иде. Хезмәт күрсәткечләре буенча районда һәрчак алдынгы урыннарда бардык, – дип сөйли. – Фермаларның гөрләп торган чаклары иде ул. Тырыш хезмәтебезне җитәкчеләр дә күреп, хөрмәтләп тордылар. ВДНХның медале белән дә бүләкләндем».
«Ә бу йортны тормыш иптәшем Илсияр белән бергәләп салдык. Гомере генә кыска булды, 30 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул үлгәндә улыбыз Ринас ка – 9, кызыбыз Эльзага 6 яшь кенә иде әле. Аларны аякка бас тырганда төрлесен күрдем: елаган, сыкраган чаклар да күп булды. Шөкер, икесе дә йөзгә кызыллык китермәделәр. Хәзер дә гел кайтып, булышып торалар. Өйне гөл-чәчәкләргә күмүчеләр дә – балаларым», – дип дәвам итә.
«Соңгы елларда сәламәтлегем бик нык какшады, йөрәгемә операция дә ясатырга туры килде. Әле ярый, күршем Габделхәй Гыймранов игелекле: кышын атна уртасында кар чис тартырга да ярдәм итә, кирәк әйберне дә алып кайтып бирә», – ди Гөлсимә апа.
«Быел миңа да кышны чыгарга балаларым янына китәргә туры килер, мөгаен. Алар да шулай ди, үзем дә шулай фикер йөртәм...»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев