Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Районда өстәмә сайлаулар үтә

Авыл халкы игътибарына

2022 елның 13 мартында 3нче бермандатлы сайлау округы буенча Яңа Бәзәкә авыл җирлеге, 1нче бермандатлы сайлау округы буенча Кырынды авыл җирлеге Советларына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтә. Тавыш бирү вакыты – 7-20 сәгатьләрдә. 

Сайлаучы командировкага, укырга, ял итәргә яки дәваланырга китү сәбәпле, тавыш бирү көнендә участокка килә алмый икән, вакытыннан алда тавыш бирергә мөмкин. Срогыннан алда тавыш бирү 2-12 мартта эш көннәрендә 15-19 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 8-13 сәгатьләрдә уза. 2-8 мартта Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясендә (Гагарин урамы, 13нче йорт), 9-12 мартта участок сайлау комиссияләре биналарында вакытыннан алда тавыш бирә аласыз. 

Сайлаучы сәламәтлегенә бәйле рәвештә сайлау көнендә сайлау участогына килә алмаган очракта өйдә тавыш бирә ала. Бу хакта гаризаларны (телдән һәм язмача) участок сайлау комиссияләре 3 марттан алып 13 мартка (14 сәгатькә кадәр) кадәр кабул итәләр. 

Участок сайлау комиссияләренең эш вакыты, адреслары һәм телефоннары, шулай ук референдум турындагы башка өстәмә мәгълүматны  http://agryz.tatarstan.ru/rus/ электрон сайты аша, шулай ук 22955, 21561 телефоннары буенча алырга мөмкин. 

Лилия ШӘРИПОВА,
территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев